news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Татарстан проблемалы объектларны төзеп бетерү карарын тулысынча үтәде

2022 елда Россиянең бары тик җиде төбәге генә проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча Территорияләрне үстерү фонды күзәтүчеләр советы карарларын тулысынча үтәгән. Алар арасында Татарстан да бар, дип белдерде вице-премьер, күзәтүчеләр советы рәисе Марат Хөснуллин. Орел, Кемерово, Рязань, Тула, Свердловск өлкәләре һәм Байкал арты крае да карарларны үтәгән, дип хәбәр итте ул.

2019 елдан бирле әлеге җиде төбәктә 49 «сакаллы төзелеш»тә өлешчеләрнең хокуклары якланган – 4,1 мең кеше фатир алган, дип искәртте Хөснуллин. Тагын меңгә якын кешегә 2,17 миллиард сум акча кайтарылган.

«Тулаем алганда, Территорияләрне үстерү фонды механизмнарын тулысынча гамәлгә ашырган төбәкләрдә төзелеп беткән йортларның мәйданы 265 мең квадрат метрдан артып китә. Шулар арасында быел гына да 12 объект файдалануга тапшырылган, 1279 кеше өй туйлары үткәргән», - дип өстәде вице-премьер.

Узып баручы елда Территорияләрне үстерү фондының күзәтүчеләр советы карарлары ярдәмендә Татарстан Республикасы, Байкал арты крае, Орел һәм Рязань өлкәләренең төбәк фондлары тарафыннан берәр объект файдалануга тапшырылган.

Киләсе елда Татарстан һәм башка субъектлар алдында үзләренең «юл карталары» чаралары кысаларында өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау эшен төгәлләү бурычы тора.

Искәртеп узабыз, Татарстанда октябрь аенда алданган өлешчеләрнең хокукларын яңадан торгызу буенча күзәтүчеләр советының барлык карарларын гамәлгә ашыру төгәлләнде. Төзелеш эшләре тәмамланган проблемалы объектларда 2,4 меңнән артык өлешче фатир алу бәхетенә ирешәчәк, тагын 4 меңенә 14,6 миллиард сум кире кайтарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100