news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Татарстан - чын мәгънәсендә үсеш территориясе

Марат Хөснуллин: Татарстан - чын мәгънәсендә үсеш территориясе
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Халыклар хуҗалыклары күргәзмәсендә Татарстан көне ачылышында катнашучыларны сәламләде.

«Бүген мин Татарстан Республикасы көннәрен ачуда катнашуыма шатмын. Бу җир табигый ресурсларга, уникаль тарихи мәдәни мирасларга бай. Ә Татарстанның төп байлыгы - кешеләр. Төбәкне чын мәгънәсендә тиз үсеш территориясе дип атарга мөмкин. Татарстан барлык тармакларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә», - диде Марат Хөснуллин.

РФ вице-премьеры гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруда Республика җитәкчелегенең роле зур булуын белдерде.

«Шунысын да билгеләп үтәсем килә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруга комплекслы караш - Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге региональ команданың эше. Россия Президенты куйган милли максатларга ирешүгә керткән зур өлеше өчен Татарстанга рәхмәт белдерәсем килә. Беләм, Рөстәм Нургали улы, сез көн-төн республикада кешеләр мөмкин кадәр яхшырак яшәсен өчен мәсьәләләр белән шөгыльләнәсез», - диде ул.

Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлануын әйтте.

«Бер урында бөтен Россия, илебезнең бөтен потенциалы һәм көче, барлык төбәкләрнең үзенчәлеге тәкъдим ителә. Соңгы дистә елларда субъектларның, федераль ведомстволарның һәм компанияләрнең төп казанышлары белән танышырга мөмкин. Күпсанлы павильоннарда икътисадның төрле тармакларында россиялеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы проектлар тәкъдим ителде», - диде Марат Хөснуллин.

Күргәзмә 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә көн саен төрле яшьтәге кешеләргә юнәлдерелгән кызыклы мәдәни, күңел ачу, танып белү программалары үткәрелә: өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә. Балалар программасына аерым игътибар бирелә, ул үз эченә интерактив чаралар, мастер-класслар, викториналар ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100