news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин: Татарстан бүген позитив брендка әйләнде

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында чыгыш ясады.

Тантана Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза. «Татарстан бүген позитив брендка әйләнде, аны бөтен ил генә түгел, бөтен дөнья белә. Шушы бренд алга барсын, үсеш алсын!» – дип теләде Марат Хөснуллин.

«Татарстанның уңышлары – Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасының максатка омтылучан һәм җайга салынган эшчәнлек нәтиҗәсе. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, нечкә тоемлавыгыз, оптималь карарлар таба белүегез нәтиҗәсендә республикада уңайлы, рәхәт, имин тормыш өчен яңа мөмкинлекләр туа. Болар республикага ышанычлы рәвештә алга атларга ярдәм итә», – диде Марат Хөснуллин.

Ул, шулай ук, РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның котлавын җиткерде. «Татарстан Рәисе булып сайлануыгыз белән котлыйм. Сезнең уникаль эшлекле, шәхси сыйфатларыгыз төбәк үсеше нигезе булып тора», –диелгән котлау хатында.

news_right_1
news_right_2
news_bot