news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Татар конгрессы эше татар милләтенең дөньяда, илдә тоткан урынын күрсәтә

30 ел дәвамында татар конгрессы бик күп эшләр башкарды, ди Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларын сәламләде.

"Быел съезд аеруча мөһим, чөнки Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тула. Бу вакыт дәвамында татар конгрессы мәгърифәт, белем бирү, мәдәни элемтәләрне ныгыту өлкәләрендә бик күп эшләр башкарды. Бөтен дөнья татарлары берләшә. Конгресс ярдәмендә мәдәният, тел, гореф-гадәтләр үсә. Бу эш татар милләтенең илдә, дөньда тоткан урынын күрсәтә», - диде ул.

Марат Хөснуллин киләчәктә дә татар милләте үсешкә баруга ышануын әйтте. Ул съездда катнашучыларга уңышлы эш, сәламәтлек, сабырлык теләде.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100