Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин сайлауларда онлайн тавыш бирде: Өч операция - һәм без сайладык
Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин Президент сайлауларында тавыш бирде. Ул онлайн тавыш бирүнең уңайлылыгын билгеләп үтте һәм барлык гражданнарны читтә калмаска чакырды. Мөрәҗәгате аның телеграм-каналында чыкты.
«Бу – безнең илдәге төп сайлаулар. Минемчә, һәр граждан иленең киләчәген билгеләү өчен үз бурычын үтәргә – тавыш бирергә тиеш», — дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары.
Ул кандидатларның берсе өчен онлайн тавыш бирде һәм бу вариантның уңайлылыгын билгеләп үтте: «Бик уңайлы. Өч операция – һәм без инде тавыш бирдек. Эш урынында да, өйдә дә була».
Исегезгә төшерәбез, бу вариант – дистанцион тавыш бирү Россиянең 29 төбәгендә үткәрелә.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз