Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин: Россиянең Ислам илләре белән товар әйләнеше үсеш кичерә
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйтүенчә, Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлеге уңай нәтиҗә бирә. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумының пленар утырышында сөйләде.
«Соңгы елларда Россиянең Ислам илләре белән товар әйләнеше 31 процентка артты. Туристик юнәлеш тә үсеш кичерә. Килешүләр төзелде. Мәсәлән, узган ел Мәскәү-Казан юлын төзедек, Казаннан Мәскәүгә барып җитү вакытын алты сәгатькә кыскарттык. Шулай ук, Казахстаннан коллегаларыбыз да актив эшли, юллар төзи. Ислам илләре белән уртак проектларыбыз бар», - диде ул чыгышында.
Ул Иран белән дә актив эш алып барылуын әйтте. «Мин бүген Ульяновск өлкәсенең Иранга продукция белән составлар җибәрүен белдем. Азәрбайҗан аша Иран белән тимер юл төзелә башлады, туристик агым артты. Бу - безнең илләр арасында мөнәсәбәтләр тагын да якынайсын, тагын да якынрак булуыбыз өчен эшләнгән эшләр. Безгә алга таба киләчәктә аралашырга җиңел булачак», - диде Марат Хөснуллин.
«Моннан тыш, Төркмәнстан узган ел Каспий диңгезе буйлап Иран ягына юл төзү өлкәсендә эшли башлады», – дип белдерде вице-премьер.
Хөснуллин шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның форумга зур игътибар бирүен, аның ничек узуын һәм аның нәтиҗәләре буенча нәрсә кабул итәргә кирәклеге белән кызынуын ассызыклады.
Вице-премьер «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүгә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, эшләр өч юнәлеш буенча алып барыла: Каспий диңгезен көнбатыш ягыннан урап узу, тимер юллар төзү һәм Россия территориясендәге барлык автомобиль юлларын яхшырту, Көнбатыш Кытай юлы һәм Казахстан белән берлектә юлларны норматив хәлгә китерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз