Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин: Россиядә легаль булмаган миграция башка булмаячак
Россиядә легаль булмаган миграция башка булмаячак, моны аңларга кирәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Таҗикстан-Россия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы йомгаклары буенча әйтте.
«Безнең илдә легаль булмаган миграция башка булмаячак, моны анык аңларга кирәк. Без хезмәт ресурслары буенча эшләячәкбез, алар безгә кирәк, әмма болар барысы да бары тик легаль рәвештә эшләнәчәк», – дип яза Хөснуллин сүзләрен «РИА Новости».
Сәясәтче сүзләренчә, ике якка да эш төркеме булдырырга, шулай ук ике дәүләтнең дә иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән адымнар эшләргә кирәк.
«Җайга салынмыйча калган барлык мәсьәләләрне дә җайлап бетерәчәкбез», – диде Марат Хөснуллин.
Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юллама ясаганда мигрантлар белән эшне тәртипкә салырга кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз