news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Россиядә коммуналь челтәрләрнең тузуын биш-алты елда туктатырга мөмкин

Марат Хөснуллин: Россиядә коммуналь челтәрләрнең тузуын биш-алты елда туктатырга мөмкин
Фото: kremlin.ru

Россиядә коммуналь челтәрләрнең тузуын туктату һәм инфраструктураның сыйфатын арттыру өчен биш-алты ел кирәк. Вице-премьер Марат Хөснуллин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда шулай дип белдерде. Кремльнең матбугат хезмәте әңгәмәнең нечкәлекләрен китерә.

Ул дәүләт башлыгына «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты турында сөйләде. Анда «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары кертелгән, 2024 елда аларны гамәлгә ашыру төгәлләнә.

Аерым алганда, вице-премьер коммуналь инфраструктураны яңарту программасын «җыю» хакында хәбәр итте.

«Бездә программа төрле чыганаклар белән җыелган, алар – бюджеттан турыдан-туры финанслау, займ, предприятиеләр, инвесторларның акчалары. Шуның хисабына якындагы биш-алты елда инфраструктураның тузуын туктата һәм аны шактый яхшырта алабыз дип саныйбыз», - дип хәбәр итте Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Элегрәк Хөснуллин гамәлдәге челтәрләрнең тузу тизлеге әлегә аларны яңарту темпларын узып китә дип билгеләп үткән иде. Инфраструктураның сыйфаты яхшыруга ирешү өчен махсус программа хисабына әлеге тенденцияне үзгәртергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100