news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин: Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак

Марат Хөснуллин: Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак
Фото: «Татар-информ»

«Гаилә ипотекасы» программасы озайтылачак. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында әлеге өлкәдәге шушы һәм башка планнар турында сөйләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Безнең алда ипотеканың асылын билгеләү бурычы тора – ул алга таба ничек гамәлгә ашырылачак. Гаилә ипотекасының дәвам итәчәген төгәл беләбез», - дип искәртте ул «Инфраструктура һәм яшәү мохите» тематик көненең пленар сессиясендә.

Моннан тыш, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ерак Көнчыгышта һәм яңа төбәкләрдә ипотека бирүгә теләктәшлек күрсәтеләчәген дә билгеләп үтте.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин кадрларга мохтаҗлык кичерүче һәм аларны башка урыннардан җәлеп итүче кайбер шәһәрләрдә ташламалы ипотеканы гамәлгә кертүгә бәйле вариантны карарга тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot