Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин: М12 трассасында музыкаль билге барлыкка килде
М12 «Көнчыгыш» тизйөрешле трассасында музыкаль билге барлыкка килде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Телеграм-каналында сөйләде.
Россиядә беренче тапкыр мондый юл билгесен 2024 елда «Нева» М11 трассасында ясадылар. «Хәзер Мәскәүдән Казанга баручыларга Владимир өлкәсендә М12 трассасының 144 чакрымында да «Калинка-Малинка» музыкасына хәрәкәт итәргә мөмкин», - дип аңлатты Хөснуллин.
Алга таба «Автодор» дәүләт компаниясе Владимир өлкәсендә «Мәскәү юнәлешендә» М12 юлының 259 чакрымында һәм Түбән Новгород өлкәсендә «Казан ягына» 412 чакрымда музыкаль билгеләр ясарга җыена.
«Монда шуны билгеләп үтәсем килә, мондый музыкаль участокның төп максаты – күңел ачу түгел. Музыкаль билге машина йөртүчеләргә руль артында йоклап китмәскә, аларның игътибарын арттырырга ярдәм итә һәм төп бурычка – юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ярдәм итәчәк», - диде Россия вице-премьеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз