Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин Лисичанскида булды һәм шәһәр хезмәтләренең кышка әзерлеген тикшерде
Лисичанскига эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде. Ул шәһәрне кышка әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренең торышы һәм аларны сафка бастыру белән бәйле проблемалар турында Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин һәм Лисичанск мэры Эдуард Сахненко сөйләде.
Ресурс оешмалары җитәкчеләре башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнары турында хисап тотты.
Лисичанскины шефлыкка алган республикабыз вәкиле Татарстаннан килгән авария бригадалары эше турында сөйләде. Алар җирле торак-эксплуатация контораларына күпфатирлы йортларны җылылык бирүгә әзерләргә һәм аларны җиһазландыруда актив ярдәм итә.
Киңәшмә барышында Марат Хөснуллин берничә йөкләмә бирде. Аларның үтәлеше Лисичанскига торак фондын һәм социаль объектларны кышкы чорга әзерләү эшен көчәйтергә һәм бу процессны шактый тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Лисичанскиның халык күп яшәгән микрорайоннарындагы күпфатирлы 100 йортны 2023-2024 елгы ягып җылыту сезонына әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз