news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Кыйммәтләрне ныгытуда традицион дин әһелләре һәрвакыт аерым миссия үтәде

РФ вице-премьеры бүгенге катлаулы шартларда иң югары максатларга ирешүгә Россия халкының бердәмлеге китерәчәген әйтте.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашучыларны сәламләде. «Кыйммәтләрне ныгытуда аерым миссияне һәрвакыт традицион диннәргә хезмәт итүчеләр үтәде», - дип мөрәҗәгать итте.

«Инде ничә еллар бу чара Россия төбәкләреннән мөселман дин әһелләрен берләштерә. Ил Президенты Владимир Путин мөселманнарның җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклауга керткән өлешен берничә тапкыр билгеләп үткәне бар», - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

«Бүген без катлаулы вакытта очрашабыз. Бу шартларда иң югары максатларга ирешүгә Россия халкының бердәмлеге китерәчәк», - дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Ил башлыгы фәрманы белән, быел Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы киңкүләм рәвештә билгеләп үтелгәнен искәртте.

«РФ Хөкүмәте тарафыннан чаралар планы төзелде, аларның бер өлеше Россия төбәкләрендә гамәлгә ашырыла, күбегез актив катнашып, үз өлешен кертә. Форум кысаларында кабул ителгән карарлар Россия дәүләтчелегенең тотрыклы үсешенә китерәчәгенә ышанам», - дип йомгаклады Марат Хөснуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100