news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин «KazanForum»да: Хәзер без Көнчыгышка һәм Азиягә күбрәк йөз тотабыз

«KazanForum» халыкара икътисади форумының пленар утырышында яңа үсеш нокталары булдыру өчен технология, финанс һәм логистика мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән килгән кунаклар уртак проектлар турында фикер алышты, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләтләр арасындагы ышанычның мөһимлеген әйтте.

Марат Хөснуллин «KazanForum»да: Хәзер без Көнчыгышка һәм Азиягә күбрәк йөз тотабыз
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Дөньядагы ислам финтех-компанияләре базары 200 млрд долларга бәяләнә

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2026» XVII Халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашучылар яңа үсеш нокталары булдыру өчен технологияләр белән финансларны ничек берләштерергә кирәклеге хакында сөйләште. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«KazanForum» – Россия Федерациясенең мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлеген үстерүче төп мәйданчык. Татарстан Республикасы өчен һәр елны май аенда күп кенә илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән дусларны каршы алу – зур дәрәҗә. Бу ел аеруча үзенчәлекле: Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрларының бертавыштан кабул иткән карары нигезендә, Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип танылды», – диде Миңнеханов.

Ул шулай ук Казанга мәртәбәле статус биргән өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелегенә, ә форумга һәрвакыт зур ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде. Татарстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, «KazanForum» программасы бик бай: ул эшлекле даирәләр, дәүләт структуралары, үсеш институтлары һәм экспертлар катнашында 150дән артык чараны үз эченә ала.

Глобаль сынауларга һәм дөньядагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, Россия мөселман илләре белән элемтәләрен ныгытуын дәвам итә, дип белдерде Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре ил өчен төп сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып кала. Аерым алганда, ул Россиядә 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искә төшерде – бу милләтара татулыкны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелекне саклауга ярдәм итәргә тиеш.

«Бүгенге фикер алышуыбызның «Картадагы нокталардан үсеш нокталарына: технологик һәм финанс башлангычларын берләштерү» дигән тема бик тә актуаль. Картадагы нокталар – ул безнең шәһәрләр, төбәкләр һәм илләр. Төп потенциал исә алар үсеш нокталарына әйләнгәндә генә ачыла. Нәкъ менә шунда технологияләр капитал белән очраша, тотрыклы алгарыш ясала һәм инновацияләр финанслана торган, дөнья базарына чыга торган куәтле экосистемалар барлыкка килә», – диде республика Рәисе.

Миңнеханов мондый хезмәттәшлекнең ачык бер мисалы итеп ислам финанслары өлкәсен китерде. Аның әйтүенчә, бүген дөньяда ислам финтех-компанияләре базары якынча 200 миллиард долларга бәяләнә, ә 2029 елга бу күрсәткеч 340 миллиардка җитәргә мөмкин.

Ул шулай ук Россиядә партнерлык финанслары буенча үткәрелә торган экспериментның колач җәя баруын искә төшерде: элек җәлеп ителгән акчалар күләме сизелерлек азрак булса, узган ел бу күрсәткеч берьюлы алты тапкырга артып, 35 миллиард сумга җиткән. Тагын бер мөһим адым – БДБ илләре өчен Казанда дөньяда беренче тапкыр Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит оешмасы (AAOIFI) вәкиллеге ачылды.

Россиядә 2,2 меңгә якын үсеш ноктасы төбәкләрне алга этәрүче төп көч булачак

Россия Премьер-министры урынбасары, «KazanForum» оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин чыгышында инфраструктура проектлары һәм ил территорияләрен үстерү хакында сөйләде. Ул 2022 елдан соң Россиянең үз икътисадын һәм логистикасын ничек үзгәртүенә, Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлекне көчәйтүенә аерым тукталды.

«2022 елдан ил үсешенең өстенлекләре үзгәрде: элек логистика һәм икътисад Көнбатышка юнәлтелгән булса, хәзер без Көнчыгышка, Азиягә күбрәк йөз тотабыз», – дип билгеләп үтте Хөснуллин.

Шулай ук ул илдә яшәү сыйфатын арттырырга тиешле «Тормыш өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект турында сөйләде. Аның кысаларында хакимият органнары кече авыллардан алып эре шәһәрләргә һәм төбәк башкалаларына кадәр 2160 үсеш ноктасын билгеләгән.

Вице-премьер сүзләренчә, бүген Россия халкының якынча 73 проценты яши торган әлеге территорияләрдә үсеш темплары икътисадның уртача күрсәткечләреннән югарырак булырга тиеш.

Хәснуллин торак төзелеше һәм шәһәрләрне үстерү мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Биредә төп коралларның берсе булып территорияләрне комплекслы үстерү программасы кала. Ул торак фондын яңартып кына калмыйча, бер үк вакытта социаль инфраструктура булдырырга һәм уңайлырак шәһәр мохите тудырырга да мөмкинлек бирә.

Ул шулай ук гамәлдәге торакны капиталь ремонтлау һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү программаларының мөһим ролен ассызыклады.

Соңгы 6 елда Россиядә 600 миллион квадрат метрдан артык күчемсез мөлкәт салынган. «Санкцияләргә һәм тышкы чикләүләргә карамастан», узган ел илдә рекордлы күләмдә – 150 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

«Бу бер кешегә 1 квадрат метрдан артык туры килә дигән сүз. Без алга таба да торак төзелешенең, шул исәптән рекоpдлы күрсәткечләр күрсәтүче шәхси торак төзелешенең дә югары темпларын сакларга ниятлибез», – дип өстәде вице-премьер.

«KazanForum» ислам дөньясы эчендәге диалогны көчәйтә

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретареның сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Юсеф Аль Добай «KazanForum»ның Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы диалог өчен мөһим мәйданчык булып калуын искәртте.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – ул төбәк оешмасы гына түгел, ул БМОдан кала икенче урында торучы, гарәп, Африка, Азия һәм Европа илләре төркемнәрен берләштергән зур халыкара оешма», – дип белдерде ул.

Берләшмә зур булса да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре җитди сынаулар белән очраша. Сүз монда икътисади алымнардагы һәм сәяси системалардагы аермалар турында да, кайбер дәүләтләрдә дәвам итүче низаглар хакында да бара.

Аның сүзләренчә, болар барысы да тыгызрак икътисади хезмәттәшлекне үстерүне кыенлаштыра, әмма илләр арасындагы үзара бәйләнеш киңәюен дәвам итә.

«Безнең төп максатыбыз – тотрыклы үсеш һәм әгъза булып торган илләрдәге халыкларның чәчәк атуы. Бу үсеш стратегияләрен һәм уртак планнарны тормышка ашырганда гына мөмкин. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аның структуралары илләр арасындагы диалогны һәм икътисади хезмәттәшлекне ныгыту өчен эшли», – диде Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре урынбасары.

Ул «KazanForum»да катнашуның үзе өчен уңай тәҗрибә булуын, ә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекнең алга таба да үсәчәген һәм көчәячәген өстәде.

Технологияләр һәм логистика аша партнерлык

Кыргызстан Кабинеты Министрлары Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев чыгышында инвестицияләрне, логистиканы һәм заманча финанс коралларын берләштергән яңа икътисади экосистемалар булдыру кирәклеге турында сөйләде.

Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстанның халыкара диалог һәм илләр арасында партнерлыкны үстерү өчен төп мәйданчыкларның берсе булып калуын ассызыклады.

Хәзерге вакытта Кыргызстан инвестицияләр җәлеп итүгә, экспортка ярдәм күрсәтүгә һәм цифрлы чишелешләр кертүгә зур игътибар бирә. Амангельдиев белдергәнчә, республика Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, бигрәк тә технологияләр, логистика һәм финанс өлкәсендә бергә эшләргә кызыксына.

Ышаныч һәм хезмәттәшлек – «KazanForum»ның төп нәтиҗәсе

Форумның пленар утырышына йомгак ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа дөнья икътисадында төп берләштерүче фактор булып үзара ышаныч һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә әзерлек торырга тиешлеген билгеләп үтте.

Ул фикер алышуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бирелгән мисалларның – цифрлы платформалардан һәм ислам финансларыннан алып логистика һәм сәнәгать кооперациясенә кадәр – үзара хезмәттәшлекнең зур потенциалын раславын искәртте.

«Безнең өчен иң мөһиме – ышаныч. Нәкъ менә шуның өчен бирегә җыелдык та. Бер-беребез турында аз беләбез, мәгълүмат җитми, әмма һәр илдә, һәр төбәктә барыбыз өчен дә файдалы була алырлык нәрсәләр бар. Икенчесе – бергә озак вакыт эшләргә әзер булу», – диде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре, шулай ук Россия һәм аның төбәкләре зур икътисади һәм технологик потенциалга ия, әмма аны тотрыклы партнерлык мөнәсәбәтләре төзегәндә генә ачып була.

Ул шулай ук Казанның халыкара мәйданчык буларак роле турында әйтте. Биредә дәүләтләр һәм бизнес арасында гамәли элемтәләр урнаша, шулай ук Россия төбәкләренең уртак проектларда катнашуы арта.

«Безгә түгел, ә без сезгә рәхмәт әйтәбез. Казанга килеп, үзара аралашу һәм алга таба яңа хәрәкәт нокталары табу өчен менә шушындый мәйданчык сайлаганыгыз өчен рәхмәт», – дип тәмамлады сүзен Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot