news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Казандагы форумда Көнчыгыш маршрутын төзү турында килешү имзаланачак

Татарстан башкаласындагы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында ислам илләре белән хезмәттәшлек итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин. Планлаштырылган карарлар арасында яңа транспорт тимер юл коридоры төзү турындагы килешүгә кул кую, шулай ук хәләл продукция экспортлауның яңа алымнарын әйтеп үтәргә була, диде ул.

Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бу атнада Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узган. Ул Татарстанда әлеге форумның даими рәвештә үткәрелүен һәм беренче тапкыр яңа дәрәҗәгә күтәрелүен искәртте.

«Узган ел форумда 60 илдән вәкилләр катнашты. Әлеге чара базасында без хәзер Россия күләмендә зур форум әзерлибез. Чараны уздыруда Татарстанның тәҗрибәсен исәпкә алып, аны югары дәрәҗәдә үткәрербез һәм конкрет гамәли нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм», - диде ул, бу атнадагы эш нәтиҗәләре хакында хисап тотып.

Оештыру комитеты утырышында «гамәли һәм бик конкрет» проблемалар, аерым алганда транспортны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышулар үткәрелде, дип өстәде Хөснуллин.

Шулай ук хәләл продукцияне сатуга бәйле яңа алымнар да карала. Хөснуллин сүзләренчә, хәзер бу тема Россия һәм башка илләр өчен яңа үсеш юнәлеше буларак мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100