news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Гарәп илләре «Төньяк – Көньяк» коридорының эшли башлавын көтә

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбарасы Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 форумында Фарсы култыгы илләре вәкилләре «Төньяк – Көньяк» транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру турында актив фикер алышканын әйтте. Бу хакта ул журналистларга пленар утырыш тәмам булганнан соң әйтте.

«KazanForum форумында бөтен гарәп дөньясы тәкъдим ителә. Барысы өчен дә «Төньяк – Көньяк» коридорының кайчан эшли башлаячагы һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге – көн кадагында. Барысы да бу проектка ышана. Ул Суэцк каналына альтернатива булачак. Бу юнәлешләрне үстерергә һәм бер транспорт төреннән икенчесенә тиз күчүне тәэмин итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Аның әйтүенчә, Татарстан монда аерым роль уйный, чөнки республика территориясендә ага торган Идел елгасы бу коридор өчен төп транспорт каналларының берсе булырга тиеш.

  • «Төньяк – Көньяк» коридоры – Санкт-Петербургтан алып Мумбай (Һиндстан) портына кадәр сузылган маршрут. Гомуми озынлыгы – 7,2 мең чакрым. Һиндстан, Иран һәм Фарсы култыгының башка илләреннән Россиягә йөк ташу өчен төзелгән юл.
  • 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100