news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин гаиләләргә дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү турында сөйләде

Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Ул үзенең Телеграм-каналында урнаштырган мөрәҗәгатьтә гаиләнең терәк, җан җылысы һәм көч чыганагы булуын әйткән.

Хөснуллин сүзләренчә, Россиядә Президент җитәкчелегендә гаиләләргә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Социаль инфраструктура – балалар бакчалары, мәктәпләр, дәваханәләр төзелешенә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, җәмәгать киңлекләре дә актив рәвештә яңартыла. Марат Хөснуллин сүзләренчә, 2017 елдан бирле илдә 9 меңнән артык парк төзекләндерелгән.

Вице-премьер әйткәнчә, сан күрсәткечләре генә түгел, ә мондый үзгәрешләрнең тормыш сыйфатына ничек тәэсир итүе дә мөһим. Аның сүзләренчә, төзекләндерелгән җәмәгать урыннары гаилә белән ял итү һәм аралашу урынына әйләнә, гаилә элемтәләрен ныгытуга булыша.

Хөснуллин финанс ярдәм чаралары, аерым алганда, гаилә ипотекасы программасы турында аерым телгә алган. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле аннан бөтен ил буенча 1,5 миллионга якын гаилә файдаланган.

Йомгаклап ул, һәр йортта гармония, үзара аңлашу һәм шатлык булуын, ә ныклы һәм бәхетле гаиләләрнең елдан-ел артуын теләгән.

Социаль инфраструктура модернизациясе һәм төзелеше «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot