news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Гаилә ипотекасын озынайтырга тәкъдим итәчәкбез

Марат Хөснуллин: Гаилә ипотекасын озынайтырга тәкъдим итәчәкбез
Фото: © "Татар-информ"

Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы программасын озынайту тәкъдиме белән чыгыш ясаячак. Ул 2024 елның 1 июлендә тәмамланырга тиеш иде. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.

Бу ярдәм чарасы үзенең нәтиҗәлелеген, икътисадка һәм социаль өлкәгә уңай йогынтысын күрсәтте, дип билгеләп үтә түрә. «Гаилә ипотекасын озынайтырга тәкъдим итәчәкбез», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Хөснуллин шулай ук ташламалы ипотеканың башка төрләрен озынайту карары соңрак, аларның эшен җентекләбрәк бәяләгәннән соң кабул ителәчәк, дип төгәллек кертә.

Россиядә гаилә ипотекасы 2018 елда кертелде һәм берничә тапкыр озынайтылды. 2021 елның 1 июленнән Россия Президенты Владимир Путин кушуы белән программа шартлары киңәйтелде. 2022 елның апрелендә икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә дәүләт башлыгы ташламалы ипотека ставкасын еллык 12 проценттан 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100