Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин Донбассны торгызу эшләре турында сөйләде
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Донбасста төбәк икътисадын эшләтеп җибәрергә ниятләүләрен әйтте. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 пленар утырышыннан соң журналистларга сөйләде.
«Донбассны торгызу буенча без актив эшлибез. Ике ел эчендә 19 мең объект төзелде һәм реконструкцияләнде. Бу беренче адым. Эш урыннары, салым базасы барлыкка килсен өчен, хәзер без икътисадны торгызып җибәрергә тиеш. Моның өчен яхшы шартлар тудырдык. Мин төбәкнең якты киләчәгенә ышанам», – диде Марат Хөснуллин.
Аның әйтүенчә, объектларны торгызу күпфатирлы йортларга гына түгел, җәмәгать киңлекләренә дә кагылган. «Мәсәлән, киләсе су коену сезонына Мариупольдә яңа яр буе ачылачак», – дип өстәде ул.
«Казан форумында яңа төбәкләрдән дә делегацияләр катнашты», – диде ул.
- 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз