news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Дин әһелләре форумы Ислам илләре белән хезмәттәшлекне якынайта

Марат Хөснуллин: Дин әһелләре форумы Ислам илләре белән хезмәттәшлекне якынайта
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды. «Милли тормыш һәм дин» дип аталган утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сәламләде. «Әлеге форум Ислам илләре белән хезмәттәшлекне якынайта», – дип белдерде ул.

«Форум күп еллар дәвамында төбәкләрдән килгән мөселман руханилары вәкилләрен берләштерә. Бүген без мөселман дөньясының авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшкән, изге Коръәндә язылган әхлак нормалары югалган һәм бозылган чорда очрашабыз. Бу нацизмның таралуына һәм халыклар арасында бүленешкә китерә», – диде Марат Хөснуллин.

Ул мөселманнарның Россия җәмгыятенә керткән өлешен дә билгеләп үтте.

«Владимир Путин күп тапкырлар мөселманнарның милләтара һәм динара диалогны ныгытуга керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтә. Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буынга әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр. Бер үк вакытта ислам дине төрле илләрдән килгән мөселманнарга Россия җәмгыятендә социализацияләнергә ярдәм итә», – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Быел Бөтенроссия дин әһелләре форумы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында уза. Ул «Изге Болгар җыены» белән тәмамланачак. Марат Хөснуллин бу чараларның мөһим булуын белдерде.

«Бу чараларның барысы да тынычлык һәм татулыкны ныгытуда, илебезнең мәдәни һәм рухи мирасын саклауда зур роль уйный. Актив дини эшчәнлек өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Сезгә уңышлы эш, бәрәкәтле тормыш телим», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100