news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: 922 елда татарларның ата-бабалары ислам кабул итеп, тарихи карар кылды

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше башлану хөрмәтенә истәлек ташы кую тантанасында катнашты.

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше башлану хөрмәтенә истәлек ташы кую тантанасында катнашты. «922 елда татарларның ата-бабалары дөньякүләм дин – исламны кабул итеп, тарихи карар кылды. Бу аларның мәдәни, икътисади, сәяси үсешләренә куәтле этәргеч булды», - диде.

«Тышкы сәяси басымны күздә тотып, катлаулы шартларда очрашабыз, ләкин дини тәгълиматларда теркәлгән әхлакый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә», - диде вице-премьер.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның да, Россия мөселманнары ата-бабаларының традицияләренә һәрвакыт хөрмәт белән караганнары, патриотизм һәм гаделлекнең югары идеалларына тугрылыгын саклаулары турында берничә тапкыр әйткәнен искәртте.

«Быел Президент фәрманы белән исламны кабул итүнең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәбез. Шушы истәлекле дата хөрмәтенә 10 мең кеше сыйдырачак яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Бүген төзелеш башлануны гәүдәләндергән беренче ташны куябыз», - диде Марат Хөснуллин һәм тантанада катнашучыларга сәламәтлек, тынычлык теләде.

Җәмигъ мәчете элекке «Кырлай» паркы территориясендә урнашачак һәм берьюлы 10 мең кеше кабул итә ала. Хәзерге вакытта мәчет төзелешенә конкурс игълан ителгән, нәтиҗәләр ясалгач, җәмәгатьчелеккә булачак мәчетнең эскизын тәкъдим итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100