Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин 2030 елга кадәр Россиядә инфраструктура ничек үсәчәге турында сөйләде
«Россия» илкүләм үзәгендә форумда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын якындагы биш елга гамәлгә ашыру планнарын тәкъдим итте. Бу хакта ул Телеграм-каналында хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, проект торак һәм юллар төзүдән алып торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә һәм территорияләрне төзекләндерүгә кадәр төп юнәлешләрне үз эченә ала. 2030 елга кадәр илдә 663 млн кв.м торак төзү планлаштырыла, шул ук вакытта инде 2025 елда 100 млн кв. м артык торак тапшыру планлаштырыла. Аерым игътибар шәхси торак төзелеше өчен шартлар тудыруга һәм объектларны торгызу срокларын кыскартуга бирелә.
105 агломерациядә юлларны норматив хәлдә тоту өстенлекле бурычларның берсе булачак. Терәк торак пунктларда, урам-юл челтәрен дә кертеп, шәһәр мохитенең сыйфатын 30 процентка күтәрү планлаштырыла.
Хөснуллин шулай ук җәмәгать транспортын системалы үстерү һәм машина кую урыннары җитмәү проблемасын хәл итү зарурлыгын билгеләп үтте, бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Ул ассызыклаганча, моннан башка уңайлы хәрәкәт итү һәм шәһәр инфраструктурасын нәтиҗәле үстерү мөмкин түгел.
«Безнең алда масштаблы һәм амбициоз бурычлар тора. Бары тик уртак тырышлык белән генә без куелган максатларга ирешә алачакбыз һәм торак пунктларыбыздагы тормышны яхшырак итә алачакбыз», – дип ассызыклады Хөснуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз