news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат хәзрәт Мәрданшин: Ватанны якларга барырга курыкмаска кирәк

Казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында ватанны якларга барырга курыкмаска өндәде.

«Ислам дине хәрби хәрәкәтләргә тискәре карый. Ислам ул – игелеклелек һәм тынычлык дине. Әгәр синең ватаныңа куркыныч яный икән, шәригать мөселман кешесенә Ватанны яклау юлына басарга куша. Мәсәлән, син яшәгән йортта күршең утлы корал тотып синең янга килеп, гаиләңә яный икән, теләсә кайсы ир-ат гаиләсен якларга әзер булыр иде. Бу мәсьәлә буенча тулы җавапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциягә баруы белән үрнәк буларак күрсәтте», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасына еш барып кайта, хәрбиләр, яралы хәрбиләр белән госпитальләрдә очраша, гуманитар ярдәмне җыю һәм җибәрүне оештыра. «Без бер-ике көн элек кенә бергәләп барып кайттык. Төрле дин, милләт вәкилләреннән булган хәрбиләребез иңне-иңгә терәп Ватаныбызны саклыйлар. Иң элек, бүген аларга рухи азык җитеп бетми. Бу юлы без кечкенә догалыклар алып бардык һәм таратып чыктык», - диде Марат хәзрәт Мәрданшин.

«Без махсус хәрби операция зонасына барган вакытта, күктә күгәрченнәр очкан кебек, дроннар очты. Безнең частьләрнең нинди хәлдә икәнлеген күрдек. Алар алгы сызыктан килгән хәрбиләрне кабул итәргә әзер торалар, алар өчен мунча, ял итү урыннары оештырылган», - дип сөйләде хәзрәт.

Хәзрәт фикеренчә, Ватанны якларга барырга курыкмаска кирәк. «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», - дип йомгаклады Марат хәзрәт Мәрданшин.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100