Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат хәзрәт Мәрданшин: Мәүлид бәйрәмендә хәрбиләр өчен дә төрле чаралар оештырыла
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә матбугат очрашуында Марат хәзрәт Мәрданшин Мәүлид аенда хәрбиләр өчен оештырылачак чаралар турында сөйләде.
«Мәүлид бәйрәменә килгәндә, без махсус хәрби операциядәге хәрбиләребез белән элемтәдә булырга теләдек. Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Мәүлид үткәрүнең нәтиҗәлелеге һәм дөреслеге турында фикер алышкач, ул без килешкән командирлар белән элемтәгә керүне сорады. Хәзерге вакытта маршрутлар турында җентекләп фикер алыша алмыйбыз, барып кайтканнан соң сөйләшербез. Командирлардан җавап алгач, куандылар. «Әйе, рәхим итегез, килегез. Бу безнең солдатларның рухын күтәрер», – диделәр. Мәүлид бәйрәме көнне Казанда төрле чаралар үткәрелә, шулай ук анда да хәрбиләр белән очрашулар, дога кылу, мөнәҗәтләр әйтү һәм башка чаралар оештырылачак», – диде ул.
Диния нәзарәте вәкиле шулай ук хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен реабилитацияләү мәсьәләсенә дә тукталды.
«Икенче юнәлеш – яраланып кайткан солдатларны һәм аларның гаиләләрен реабилитацияләү. Бүген бу юнәлештә бик уңышлы эш алып барыла. «Ярдәм» хәйрия фондында хәзерге вакытта икенче лагерь сменасы бара, анда имамнарны һәм балаларны җыялар. Әниләр белән аерым, балалар белән аерым эшлиләр. Ягъни бу – реабилитация юнәлешендәге бик уңышлы эшнең ачык мисалы», – дип билгеләп үтте Марат хәзрәт Мәрданшин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз