news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Уразаев: Казан Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда студентлар иң күп шәһәр

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары ел саен үтә торган студент уеннарының Татьяна Кубогы ярышларына старт бирде.

Марат Уразаев: Казан Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда студентлар иң күп шәһәр
Рамиль Гали

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан башкаласында студентлар арасында Татьяна Кубогы өчен кышкы ярышлар башланды. Чарада катнашучы командаларны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразев сәламләде.

“Кайчандыр бүгенге көн Россия студентлары бәйрәме дип игълан ителгән иде. Казан Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньянда студентларга иң бай шәһәрләренең берсе булган һәм булачак та. Без бу чараны спорт белән берләштереп, аны Татьяна Кубогы өчен ярыш дип атарга булдык. Ел саен катнашучы командаларның саны арта бара. Шул ук вакытта бүген һәрбер аерым уку йортында үз бәйрәм чаралары үткәрелеүен дә истән чыгарырга кирәкми. Тугыз югары уку йортыннан тугыз команда. Бу җитә дә”, - дип искәртте Уразаев.

Студент уеннарын уку йорталары арасында төрле ярышу уеннары тәшкил итә. Җиңүче команда Татьяна Кубогына лаек булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot