news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МАРаТ Татарстан белән хезмәттәшлеккә омтыла

МАРаТ Татарстан белән хезмәттәшлеккә омтыла

(Мәскәү, 17 декабрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Бу көннәрдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Территорияләрне үстерү буенча тармакара ассоциациясе (Межотраслевая Ассоциация развития территорий – МАРаТ) агымдагы елга йомгак ясау һәм алдагысына эш юнәлешләре билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Хисап доклады белән Ассоциациянең алмашсыз рәисе Ренат Сетдиков чыкты. Киңәшмәдә бик күп мөһим мәсьәләләр белән беррәттән, алга таба Татарстан белән элемтәләрне ныгыту, ягъни «Татарстан факторы»н тулы көченә кертү мәсьәләсе дә тикшерелде. Чыгыш ясаучылар республикадагы сәяси тотрыклылык, дин һәм милләтара татулык, шулай ук икътисади үсешкә аерым тукталдылар һәм Татарстанның инвестицияләр кертү өчен бик кулай урын икәнлегенә басым ясадылар.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов күптән түгел Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» V халыкара форумы узуы турында мәгълүмат бирде. Форумда 400 дән артык кеше катнашуы һәм шул исәптән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән дә вәкилләр булганлыгын белдерде. Татарстанда урта һәм кече бизнес өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу башка төбәкләрдәге эшкуарларга, шулай ук мәскәүлеләргә дә кагыла. Күптән түгел төзелгән агентлык аша барлык шәхси бизнес белән шөгыльләнүчеләр Татарстан Республикасының барлык предприятиеләренә дә, хәтта КамАЗ, нефтехимия һәм нефть эшкәртү кебек гигант сәнәгать нокталарына да чыга ала.

«Татарстанда, - диде фикерен дәвам итеп Н.Мириханов, –Ауропа дәрәҗәсендә продукция чыгаручы предприятиеләр бар. Мәсәлән, Яшел Үзән «ПОЗИС» заводы беренче класслы суыткычлар һәм ау патроннары чыгара. Ә «Татхимпрепарат»лар берләшмәсе дөнья күләмендәге стандартларга туры килердәй препаратлар ясый. Әмма, ни кызганыч, аларның Мәскүдә вәкиллекләре юк һәм алар бүгенге көндә дилерлык челтәренә мохтаҗ. Нигә менә Ассоциация әгъзаларына бу эшкә алынмаска?

Тулы вәкаләтле вәкил шулай ук милли мәдәниятне, мәгарифне үстерүдә һәм Мәскәү төбәгендә яшәүче ватандашларына мәдәни агартуда күрсәткән зур ярдәмнәре өчен «Корпус-холдинг» ААҖ, «Татнефть-Москва» ЯАҖ, «Папирус», «Алмаз-холдинг» компаниеләре һәм «Арбат» мәдәни-ял үзәге адресына бик җылы сүзләр әйтеп үтте. Аларның матди ярдәме белән Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Сабан туйлары уза, татар газеталары басыла һәм Татарстан артистларының гастрольләре үткәрелә.

Алты ел дәвамында эшләп килгән һәм үз эченә 300 предприятие һәм оешманы алган МАРаТ киңәшмәдә алдагы елга үзенең төп юнәлешләрен дә билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100