Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Сәмигуллин янәдән «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабат Марат Сәмигуллин сайланды. Аның кандидатурасын партиянең Казандагы төбәк бүлегенең XL конференциясендә бертавыштан хупладылар.
Конференциядә партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзалары сайланды – 51 кеше, шул исәптән Президиум әгъзалары – 15 кеше.
Үз чиратында политсовет Президиумы «Бердәм Россия» төбәк бүлеге сәркатибенең биш урынбасарын сайлады. Алар арасында ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова (агитация-пропаганда һәм проект эше буенча), Татарстан төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм фонды башлыгы, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков (партиянең структур бүлекчәләре эшчәнлеген социаль-икътисадый мониторинг һәм матди-техник тәэмин итү буенча), ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов («Бердәм Россия» депутатлары һәм депутат берләшмәләре белән эшләү, сайлау кампанияләрен оештыру һәм әзерләү буенча), Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсе штабы җитәкчесе Камил Садриев («Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчелеге) һәм «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин (оештыру-партия эше буенча).
«Бердәм Россия» нең Татарстан бүлеге секретаре итеп биш елга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сайланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз