news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Сәмигуллин: Татарстанда Путинны хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша

Марат Сәмигуллин: Татарстанда Путинны хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда Россиянең хәзерге Президенты Владимира Путин кандидатурасын 2024 елда ил президентын сайлауда хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Аеруча шунысын билгеләп үтәсе килә, нәкъ менә безнең республикада имза җыюда яшьләр актив катнашты. Мондый актив катнашуны көтмәгән идек», - диде ул. Бу турыда Мәскәүдән «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Бүген Мәскәүдә Үзәк сайлау штабына 2024 елда президентны сайлауда Татарстанда Путин кандидатурасын хуплап җыелган имза кәгазьләренең беренче партиясен китерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot