Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Сәмигуллин Татарстан Рәисен сайлауда катнашты
«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Наҗия ТР Рәисен сайлауда катнашты. Алар Казанның Идел буе районындагы Имәнлек урамында урнашкан 150нче номерлы урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе бинасындагы 339нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.
Марат һәм Наҗия Сәмигуллиннар бюллетеньнәр алды, тавыш бирде һәм «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсында катнашу өчен уртак фото ясады.
«Участок комиссиясе әгъзалары белән сөйләшеп алдык. Тавыш бирергә килгән барлык казанлыларның да мөнәсәбәте бик әйбәт. Барысының да кәефе шәп, тәэсирләр бик яхшы. Иртәннән үк шактый күп кеше килде», - диде Марат Сәмигуллин..
«Иртән участокка барганда, гадәттәгечә әти-әниемә шалтыраттым. Безнең балачактагы кебек үк, алар гомер буена бер генә сайлауны да калдырмады. Алар инде икесе дә 80 яшьтән өлкәнрәк. Икәүләп иртәнге аш ашаганнар, сайлауга барырга җыеналар. Без барлык татарстанлыларны республикабызның киләчәге һәм иминлеге өчен тавыш бирергә чакырабыз!» - дип өстәде ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз