news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сәмигуллин: Сайлауда катнашу Россия язмышына битараф булмауны күрсәтә

Россия Президентын сайлауда катнашу, беренче чиратта, ил, республика, шәһәр язмышына битараф булмауны күрсәтә. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Сайлауда, бигрәк тә мондый югары дәрәҗәдәге тавыш бирүдә катнашу – хокук кына түгел, бурыч. Безнең республика ирешкән казанышлар күктән төшмәгән. Әйе, әлбәттә, моның артында татарстанлыларның олы хезмәте ята, ләкин федераль үзәк ярдәме дә бар. Татарстанда республика гына түгел, федераль, илкүләм проектлар да гамәлгә ашырыла. Әгәр без имин тормыш дәвам итсен дисәк, дөрес итеп сайларга кирәк. Безнең өчен аны беркем эшләми», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Сәмигуллин Россия Президентын сайлауда катнашканын һәм сайлау хокукыннан 18 яшеннән файдаланганын билгеләп узды. «Бер сайлауны да калдырганым юк. Шулай гадәткә кергән, без бөтен гаилә белән мәҗбүри рәвештә тавыш бирәбез. Бенең гаиләдә бу хакта сүз дә юк. Улыма 18 яшь тулды, ул да беренче тапкыр тавыш бирәчәк», – диде спикер.

Ул Казанның Идел буе районында 150 нче мәктәптә сайлау участогында тавыш биргәнен әйтте. «Бәйрәмчә мохит. Бик ягымлы каршы алалар. Сайлау комиссиясе әгъзалары белән сөйләштем, алар иртәннән халык актив тавыш биргәнен, бөтен кешенең кәефе яхшы булуын раслады. Ниндидер коткы тарату, хилафлыклар булмаган»,- дип уртаклашты Сәмигуллин.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак.
  • Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100