news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин зыян күргән предприятиеләрнең салым түләү сроклары күчерелгәнен әйтте

«Без 44,5 мең салым түләүченең салым түләү срокларын күчердек», — диде ул.

Марат Сафиуллин зыян күргән предприятиеләрнең салым түләү сроклары күчерелгәнен әйтте

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ» Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция вакытында аеруча зыян күргән предприятиеләрнең салым түләү сроклары күчерелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

Ул махсус ярдәм кече һәм урта бизнес исемлегенә кертелгән һәм аеруча зыян күргән предприятиеләрнең салым түләү срогына кагылышлы булуын әйтте. Зыян күргән тармак категориясенә 31 мартка эшчәнлеген төп эш итеп күрсәткән оешмалар керә. «Без 44,5 мең салым түләүченең салым түләү срокларын күчердек», — диде Марат Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, 2019 ел өчен табышка салым, бердәм авыл хуҗалыгы салымы алты айга чигерелә.

Шулай ук, 2020 елның марты һәм беренче кварталы өчен түләнергә тиешле аванс түләүләре һәм салым (үзмәшгульләргә салым һәм өстәмә кыйммәткә салымнан тыш) түләү алты айга чигерелә. Апрель–июнь, икенче квартал һәм 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен салым түләү дүрт айга кичектерелә.

Беренче яртыеллык өчен транспорт, җир, милеккә салымның аванс түләүләре 30 октябрьгә кадәр, икенче яртыеллык өчен 30 декабрьгә кадәр озайтыла.

Иминият взносларына килгәндә, алар буенча сроклар март–май өчен алты айга, июнь–июль өчен дүрт айга соңракка күчерелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100