news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин: Татарстанның Башкортстанга караганда милек салымы базасы зуррак

Татарстанда транспорт, җир, күчемсез милек салымы күрше төбәкләргә караганда күбрәк җыела.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Татарстанның Башкортстанга караганда территориясе һәм халкы азрак булса да, милек салымы базасы зуррак булуын әйтте.

«Бүген Татарстан Идел буе федераль округында милек салымы базасы буенча иң көчле төбәк булып санала. Чагыштыру өчен, Башкортстанның территориясе дә, физик затлары саны да зуррак», — диде Марат Сафиуллин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Республиканың салым хезмәте башлыгы сүзләре Татарстанда транспорт, җир, күчемсез милек салымы күрше төбәкләргә караганда күбрәк җыела дигәнне аңлата. Димәк, безнең республикада рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләре, йортлар, фатирлар, машиналар саны күбрәк, яисә алар кыйммәтрәк бәяләнә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең: «Бу күрсәткечләр республика халкы федераль округта иң бае дигәнне аңлатамы?» — дигән соравына, Марат Сафиуллин төгәл генә җавап бирә алмады.

«Татарстанлылар никадәр бай яшәгәнен Икътисад министрлыгы әйтә аладыр. Бездә салым түләүчеләр җаваплырак. Алар милекләрен терки. Рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлекләрен теркәү, милекне салым әйләнешенә кертү буенча без муниципаль берәмлекләр белән актив эшлибез. Без салым базасын активрак кулланабыз», — диде Марат Сафиуллин.

Татарстанның салым хезмәте башлыгы җир һәм күчемсез милек салымы муниципаль берәмлекләр бюджетын, ә транспорт салымы республика бюджетын тулыландыруын әйтте.

Алда хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2020 ел өчен физик затларга исәпләнгән милек салымы суммасы алдагы период белән чагыштырганда 4,5 процентка артып, 8,1 млрд сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100