news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышында катнашачак

Утырыш 10-11 декабрь көннәрендә Венециядә узачак

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Россия делегациясе составында сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышында катнашачак. Министрлыктан алынган хәбәрләргә караганда, утырыш 10-11 декабрь көннәрендә Венециядә узачак. Аның эшендә ике илнең төбәкләре, компанияләре, дәүләт учреждениеләре, банклары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Россия-Италия эшче төркеме икътисад, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия берлеге кысаларында эшли. Аның утырышларын катнашучылар саны һәм анда яңгыраучы чыгышларның характеры буенча мәртәбәле икътисади форумга тиңләргә була.Утырышлар елга ике тапкыр Россиядә һәм Италиядә уздырыла. Билгеле булганча, аның 7 нче утырышы 2005 елның маенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә үткән иде. Ул чакта Италия компанияләре вәкилләренә Түбән Кама сәнәгать округы, республиканың инвестиция проектлары тәкъдим ителде. Утырыш кысаларында “Түбән Кама нефтехим”, “АлАЗ” җәмгыятьләре белән Италиянең “Текимонт”, “Баллестра” компанияләре арасында химия һәм машина төзелеше җиһазлары кайтару буенча 30 млн. долларлык килешүләр имзаланган иде.

Венециядә узачак 15 нче утырышта Марат Сафиуллин Татарстанда инновацияле эшчәнлеккә дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итәчәк. Утырыш программасына кече һәм урта бизнес, логистика һәм инфраструктура, банк, финанслар, фән-техника һәм инновация өлкәсендәге хезмәттәшлеккә багышланган 5 “түгәрәк өстәл” утырышы кертелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100