news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин күп балалы гаиләләр өчен милек салымын исәпләү тәртибен аңлатты

Быел республикада 40 меңнән артык күп балалы кешегә милек салымы льготалы рәвештә исәпләнгән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин күп балалы гаиләләр өчен милек салымын исәпләү тәртибен аңлатты.

«Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр җир һәм күчемсез милек салымы буенча льготаларга ия. Һәр ата-анага һәр бала исәбеннән фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә салым чигерелә. Җир салымы буенча һәр ата-анага алтышар сутый җиргә салым чигерелә», — диде Марат Сафиуллин.

«Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча ведомствоның матбугат хезмәте 15 сутый җирдә урнашкан 90 квадрат метрлы шәхси йорт мисалында өч балалы гаилә өчен салымны исәпләп күрсәтте. Мисалда милек балаларның ата-аналары арасында тигез бүленгән.

Салым суммасы исәпләнгәндә йортның 50 квадрат метры стандарт рәвештә чигерелә. Бу чигерү һәр йортка кагыла. Туксаннан иллене алабыз да, кырык кала. Аны ике кешегә бүлгәч, һәрберсенә егермешәр квадрат метры килеп чыга. Ата кешегә дә, ана кешегә дә һәр бала исәбеннән яңадан җидешәр (өч бала өчен 21) квадрат метры чигерелә. Бу очракта йорт өчен беркемгә дә салым түлисе булмый.

Җир салымын исәпләгәндә, күп балалы ата-ананың алтышар сутый җире чигерелә. Бу гаиләдә унике сутый җиргә салым түлисе булмый. Унбиш сутый җирнең өчесенә генә салым исәпләнәчәк.

Күп балалы гаиләләр өчен салым чигерүләре автомат рәвештә башкарыла. Льготага ия булу өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Татарстан буенча салым хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел республикада 40 меңнән артык күп балалы кешегә милек салымы льготалы рәвештә исәпләнгән. Күп балалы гаиләләр өчен льгота барлыгы 34 млн сумны тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100