news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин 5 млн сумнан арткан керемгә салым түләү тәртибен аңлатты

Салым агенты хезмәткәрнең башка агентлардан күпме керем алганын белергә хокуклы түгел һәм салымны үзе түләгән акча буенча гына исәпләп чыгара.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 5 млн сумнан арткан керемгә салым түләү тәртибен аңлатты.

«Һәр салым агенты (искәрмә — эш бирүче) физик затка түләнә торган акча буенча салым суммасын үзе исәпли. Хезмәткәр кеременең ел дәвамында 5 млн сумнан арткан өлешенә НДФЛ ставкасы 15 процентны тәшкил итә», — диде Марат Сафиуллин.

Брифингта аңлатылганча, салым агенты хезмәткәрнең башка агентлардан күпме керем алганын белергә хокуклы түгел. Һәр оешма салымны үзе түләгән акча буенча гына исәпләп чыгара.

«Салым агентлары безгә бөтен мәгълүматны бирә. Без кемгә күпме акча  кергәнен беләбез. Әгәр ул ел дәвамында төрле чыганаклардан тулаем 5 млн сумнан артык керем алса, салым органы үзе югары ставка буенча исәпли», — диде Марат Сафиуллин.

Салым органы югары ставка буенча исәпләгән сумма салым турындагы белешмәдә күренәчәк. Түләү срокларына килгәндә, 2021 елгы керем өчен салымны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100