news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин 1 млн сумнан арткан банк кертеменә салым түләү тәртибен аңлатты

13 процент күләмендәге салым керем суммасының 42,5 мең сумнан арткан өлешенә генә салына.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 1 млн сумнан арткан банк кертеменә салым түләү тәртибен аңлатты.

«Быел Салым кодексына җитди үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап бер миллион сумнан арткан банк кертемнәренә салым түләргә кирәк. 13 процент күләмендәге салым керем суммасының 42,5 мең сумнан арткан өлешенә генә салына. Әгәр керем (доход) биш миллион сумнан артса, салым ставкасы 15 процентка кадәр үсә», — диде Марат Сафиуллин.

Мисал өчен, гражданин 2021 елда банк кертеменнән 50 мең сум акча эшли. Шуның 42,5 мең сумына салым исәпләнми. 7,5 мең сумга салынган 13 процент салым хакы 975 сум килеп чыга.

«Банклардан мәгълүмат алып, әлеге салымны без үзебез исәплибез», — диде Марат Сафиуллин.

2021 елда алган керемгә салымны 2022 елның көзендә генә, ягъни йортка һәм машинага салым түләгәндә, дәүләткә тапшырырга кирәк булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100