news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафин Петербург юбилей теннис турнирында катнаша

Санкт-Петербургта мөһим һәм күптән көтелгән вакыйга - XV Халыкара теннис турниры ачылды

(Санкт-Петербург, 28 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта мөһим һәм күптән көтелгән вакыйга - XV Халыкара теннис турниры ачылды. Ул 25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тәүге көнне Ауропа кунакханәсендә журналистлар катнашында теннисчыларның кем белән уйнавын ачыклаучы җирәбә оештырылды. Икенче көнне спортчылар Император фарфор заводына барды. Кичә теннисчылар Марат Сафин һәм Теймураз Габашвили балаларга ярдәм итүче “Җылы йорт” хәйрия фондында булды. Марат һәм Теймураз балаларга Яңа елга открыткалар төшерергә булышты, уеннар оештырды, аннары “Смешарики” компаниясе исеменнән уенчыклар һәм журналлар бирде, һәр балага киләчәккә теләкләр яздылар. Кызлар һәм малайлар да җавапсыз калмады. Алар данлыклы кунакларга үзләре төшергән рәсемнәрен бүләк итте, бергәләп тортлап чәй эчтеләр. Мондый җылы очрашулар St.Petersburg Open турниры кысаларында ел да оештырыла. Әмма Марат анда тәүге тапкыр катнаша. Гадәттә, ул яшь теннисчыларга осталык дәресләре генә бирә иде.
Санкт-Петербург Спорт-мәдәният комплексында үтүче теннис турниры кызыклы чаралар вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100