news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар телен өйрәнүчеләргә этнографик тикшеренүләр турында сөйләделәр

Тарихчы-туган якны өйрәнүче, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров татар теле курсларына йөрүчеләргә лекция укыды. Курсларны Альбина Вәлиева алып бара. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда хәбәр итә.

Галим татар телен өйрәнүчеләрне Темников шәһәре районында барган этнографик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу тикшеренүләр Рязань, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре һәм Мордовия Республикасының көнбатыш өлешендә алып барылган. Әлеге якларда яшәүче мишәрләрнең бер өлеше Алтын Урда морзалары нәселеннән, диелә хәбәрдә.

Марат Сәфәров билгеләп үткәнчә, хәзерге татар әдәбиятының ике классигы – Һади Такташ һәм Габдрахман Әпсәләмов, шулай ук танылган совет рәссамы Әхмәт Кытаев шушы урыннарда туып-үскән.

Лекция җанлы дискуссия белән тәмамланды, әңгәмәдә катнашучылар төбәктә татарлар тупланып яши торган урыннарның үзенчәлеге һәм көнкүреш колориты турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100