news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков йөрәк авыруыннан үлем очракларын киметү буенча җаваплыларны билгеләде

“100 мең кешегә 600 очрактан 450 гә кадәр киметү зарур”, - диде министр.

Марат Садыйков йөрәк авыруыннан үлем очракларын киметү буенча җаваплыларны билгеләде
Владимир Васильев/архив

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульт һәм инфарктлардан үлем очракларын киметү кирәклеген әйтте. Республикада моның өчен җаваплы кешеләр һәм хастаханә билгеләнгән. Бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә ул бу мәсьәлә өчен җаваплы оешманы һәм кешеләрне билгеләде.

“Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемне 100 мең кешегә 600 очрактан 450 гә кадәр киметү зарур. Без йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметү буенча Төбәкара клиник-диагностика үзәген, штаттан тыш баш кардиолог һәм ангионеврологны җаваплы итеп билгеләдек”, - диде министр.

Марат Садыйков республикада йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлү очраклары артуын билгеләп узды. “Без Россия Федерациясендә 55 нче урынны алып торабыз”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100