news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Татарстанда ковидның утыз сигездән артык штаммы бар

Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел коронавирус инфекциясе яшьләр арасында ныграк тарала.

Марат Садыйков: Татарстанда ковидның утыз сигездән артык штаммы бар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында коронавирусның утыз сигездән артык штаммы исәпләнә.

«Дошман әле җиңелмәгән, вирус бик көчле. Хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка зур шәһәрләрдә авыручылар саны арта. Вирус бик тиз мутацияли. Татарстанда коронавирусның утыз сигездән артык, шул исәптән Британия штаммы, һәм башкалары бар», — диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Марат Садыйков сүзләренчә, 2020 елдан аермалы буларак, быел Covid-19 инфекциясе яшьләргә күбрәк йога.

«Былтыр куркыныч астында күбрәк өлкән яшьтәгеләр булса, быел вирус яшьләр арасында да тарала. Яшьләр авыруны җиңелрәк кичерә, әмма бу якыннары, туганнары, дуслары, ата-аналары өчен куркыныч тудыра», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100