news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков: Татарстанда коронавирустан 6,5 мең кеше вакциянацияләнгән

«Вакцинаның беренче партиясе бетте», — диде ул.

Марат Садыйков: Татарстанда коронавирустан 6,5 мең кеше вакциянацияләнгән

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, Татарстанда коронавирустан 6,5 мең кеше вакцинацияләнгән. 

«Хәзерге вакытта төп өстенлек — ковидка каршы вакцинопрофилактика. Татарстанда актив вакцинация кампаниясе башланды. Вакцинаның беренче партиясе бетте», — диде министр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (Роспотребнадзор) коллегия утырышында.

«Без вакцинациянең үзенчәлекләрен аңлыйбыз. Прививка ясаткан кешегә Федераль дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта прививка турында сертфикат алырга була», — диде Марат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot