news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков Татарстанда күчмә сырхауханәләрнең эш нәтиҗәләрен әйтте

Министр “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Марат Садыйков Татарстанда күчмә сырхауханәләрнең эш нәтиҗәләрен әйтте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан районнарында күчмә медицина мобиль комплекслар эшли башлады. Аларның якынча эш нәтиҗәләре турында бүген Казан дәүләт медицина академиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

“Медицина ярдәме үтемлелеген арттыру максатыннан, республика Хөкүмәте һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, күчмә медицина мобиль комплекслар һәм күчмә флюорографлар сатып алынды. Бүген республиканың әйдәп баручы клиника белгечләре 11 районда яшәүче 10 меңнән артык кешене караган. 5 процентына онкодиспансерда госпитализация киңәш ителгән, 12 процентына район хастаханәләрендә дәвалау билгеләнгән”, – диде министр.

Марат Садыйков “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Проектны тормышка ашыру өчен, республика министрлыгы тарафыннан алдагы өч елга финанслау 7 млрд сумга якын күләмдә билгеләнгән. 72 проценты федераль бюджеттан керәчәк.

Министр хәзер ил җитәкчелегенең беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерүгә аерым игътибар бирүен билгеләп узды. “Беренчел ярдәм күрсәтүче медицина оешмалары паспортларын эшләү юнәлешендә актив эш бара. Республикада беренчел звеноны үзгәртеп кору буенча эш илкүләм проектларга караганда иртәрәк башланды”, - диде.

Ул Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән учреждениеләрнең матди-техник базасын камилләштерү юнәлешендә күп эш башкарылганын искәртте. Югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре булдырылганын әйтте. “Авыл җирлекләрендә соңгы алты елда 461 ФАП, 25 табиб амбулаторие төзелде, 1,5 меңгә якын ФАП, 95 табиб амбулаторие, 18 участок хастаханәсе ремонтланды”, - диде.

Марат Садыйков 2018 елда сырхауханәләрне төзекләндерү буенча ике еллык программа уңышлы төгәлләнгәнен билгеләп үтте. 207 объектта тулысынча ремонт үткәрелеп, файдалануга тапшырылган. 2019 ел дәвамында “Дустанә сырхауханә” яңа моделен тиражлауда Казанның 13 сәламәтлек саклау саклау учреждениесе катнашкан. “2024 елга “яңа модель”дә 70 сырхауханә эшләячәк”, - дип белдерде министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100