news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына ихтыяҗ бар

Бүген 100 көн эчендә төзелгән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылачак.

Марат Садыйков: Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына ихтыяҗ бар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы коронавирус инфекциясе аркасында гына кирәк түгел. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Вируслар элек тә бар иде, алар беркая да китми. Шул ук коронавирус, ул мәңгегә безнең белән калачак. Әгәр бераз артка карасак, атипик пневмония вирусы белән дә, дуңгыз гриппы белән дә очраштык, бүген — коронавирус. Шуңа күрә йогышлы авырулар хастаханәсе кирәк. Ул өстәмә урын өчен генә түгел, киләчәктә дә эшләү өчен кирәк», — диде Марат Садыйков.

100 көн эчендә төзелгән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы бүген ачылачак. Садыйков сүзләренчә, Татарстан, башка төбәкләргә караганда, башка юл белән китте, чөнки бу коронавируска каршы көрәш өчен вакытлы госпиталь түгел, ә капиталь корылма.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачуга Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100