news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Иннополис укытучысында сирәк очрый торган авыру булган

Татарстан Сәламәтлек саклау министры мәрхүмнең 3нче төркем инвалид булуын, республикадагы сәламәтлек саклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәвен әйтте.

(Иннополис, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иннополис университетының кинәт үлеп киткән 35 яшьлек укытучысында сирәк очрый торган авыру - аорта аневризмасы булган. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга шулай дип белдерде.

30 ноябрь кичендә Иннополиста яшәгән 35 яшьлек программист Денис Халякинның хәле начарая, икенче көнгә ул вафат була. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Денисның кинәт үлеме буенча аңлатма бирде. 

«Бу очракны Президент үз контроленә алды. Сәламәтлек саклау министрлыгында төрле белгечләр катнашында ведомство тикшерүе бара", - диде министр. Ул мәрхүмнең башка шәһәрдән күченеп килгәнен, 3нче төркем инвалид булуын, инвалидлыгы эчәклектә патология белән бәйле булуын әйтте.

"30 ноябрьдә эш урынында Денисның хәле авырая. Өйгә кайткач, хәле тагын да начарая. Югары Ослан Үзәк район хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм 30 минут эчендә килеп җитә. Хастаханәгә алып китү тәкъдим ителә. Тик пациент һәм туганнары хастаханәгә барудан баш тарта. 23 сәгатьтә тагын ашыгыч ярдәм чакырталар. Хәленең авырлыгын күреп, авыруны хастаханәгә алып китәләр", - диде Садыйков.

"Диагностика чаралары уздыргач, Югары Ослан хастаханәсе табиблары авыруны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә илтергә карар кыла. Төнге икедә хастаханәгә яткыралар. Тикшергәннән соң, "аневризма нисходящей части аорты" диагнозы куела. Бик сирәк очрый торган чир. Халыкара белешмәләр буенча, 100 мең кешегә бер очрак туры килә. Кызганыч, аневризма өзелә, кан китә, клиник үлем һәм үлем теркәлә", - диде министр.

Министр аорта өзелүгә кан тамырлары стенкалары юкаруы, таушалуы сәбәпче булуын аңлатты.

Югары Ослан хастаханәсе баш табибы Алексей Смирнов бригаданың беренче тапкыр университетка 20.46 да чакыртылганын әйтте. "Пациентның баш тартуы картада рәсми рәвештә теркәлгән. Ашыгыч ярдәм вакытында килгән. Маршрутизация буенча башта үзәк район хастаханәсенә, аннары Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган", - диде ул.

Министр Иннополиста яшәүчеләргә табиб сүзенә колак салырга киңәш итте. "Хастаханәгә илтү кирәклеген, пациентның хәле авырлыгын табиб кына белә», - диде. Садыйков эч авыртуы, косу билгеләре белән төгәл диагнозны катлаулы диагностика аппараты ярдәмендә һәм бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч кенә куя алуын ассызыклады.

Марат Садыйков пациентның Казанга күченгәч бер тапкыр да табибларга күренмәгәнен, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгәнен әйтте. Тикшерү барышында Денисның үз гомерендә 4 тапкыр аңын югалтып егылуы, көзән җыерулары булганы ачыкланган.

"Пациентның хатасы шунда: ул баштан ук сәламәтлегенә җаваплы карамаган. Ә көзән җыеру, аңны югалту җитди авыру билгеләре булуын аңларга кирәк бит. Шуңа күрә табибларда тикшеренергә, ышанырга кирәк", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100