news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков инфаркт кичергән пациентларны махсус үзәкләрдә дәвалауны арттырырга кушты

Барлык үлем очракларының 53 процентын кан әйләнеше системасы авырулары тәшкил итә.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инфаркт булган пациентларны махсус үзәкләргә госпитализацияләү күрсәткечен арттырырга кушты. Бу бурыч турында ул йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, барлык үлем очракларының 53 процентын кан әйләнеше системасы авырулары тәшкил итә. Инфаркт, инсультлардан үлүчеләрнең 87 проценты – пенсионерлар.

“Кан тамырлары үзәге эше миокард инфаркты һәм инсульттан үлемне киметергә мөмкинлек бирде. Коронароангиография һәм стентированиены да арттырдык, ләкин профильле бүлекләргә яткырылган кискен коронар синдромлы пациентлар өлеше бары тик 80 процент кына тәшкил итә, ә Идел буе федераль округында уртача күрсәткеч – 92,5 процент”, - диде Марат Садыйков.

“Без шундый бурыч куябыз: Казанда миокард инфарктына дучар булган пациентлар тире аша беренчел коронар тыкшыну үзәкләренә 100 процент дәрәҗәдә госпитализацияләнергә тиеш. Районнарда һәм шәһәрләрдә ул 90 проценттан ким булмаска тиеш”, - диде министр.

Марат Садыйков соңгы ун елда республикада кардиология ятаклары саны 38 процентка кимегәнен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, кардиологлар белән тәэмин ителеш күрсәткече дә Идел буе округында иң түбәне

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100