news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков: ФАПлар төзү һәм төзекләндерү - мөһим программа

Республикада «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча 1600 дән артык ФАП ремонтланган, 507 ФАП төзелгән.

Марат Садыйков: ФАПлар төзү һәм төзекләндерү - мөһим программа
tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков беренчел звеноны модернизацияләү программасының әһәмиятен билгеләп узды. «Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерү — мөһим программа», — диде ул Хөкүмәт йортында брифингта.

Министр бу эш 2012 елдан башланганын, ул вакытта бер субъектта да андый программа булмаганын искәртте. Республикада «Сәламәтлек» илкүләм проекты буенча 1600 дән артык ФАП ремонтланган, 507 ФАП төзелгән. «Авылда беренче ярдәм ФАПларда күрсәтелә. Президент та шулай дип әйтә: әгәр авылда почта, кибет, ФАП булмаса, авыл әкрен генә сүрелә», — ди ул.

Марат Садыйков сырхауханәләрне яңарту буенча Президент программасы нигезендә, 209 ләп сырхауханә төзекләндерелгәнен әйтте. 2019 елда стационарларда капремонт программасы старт алды. 2020 елда гамәлгә ашыра башладык. Чистай, Буа, Тәтештә эшләр башкарылган. Бу программа биш һәм аннан күбрәк елга исәпләнгән», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot