Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча бүлеп бирүне сорады
Ул былтыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, дәүләт гарантияләре программасы буенча, 573 хатын-кыз балага уза алмаудан бушлай дәваланганын әйтте.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстаның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча бүлеп бирүне сорады. Бу хакта ул бүген коллегия утырышында әйтте. Әлеге минутларда бара торган утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.
Министр сүзләренчә, былтыр Татарстанда ЭКО алымы белән 856 бала туган. Процедураның нәтиҗәлелеге 35 процент. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, дәүләт гарантияләре программасы буенча, 573 хатын-кыз балага уза алмаудан бушлай дәваланган.
Премьер-министр Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп, быел да ЭКО программасы өчен 50 млн сум акча сорады. «Бу 1 мең пациентны дәвалану, 350 бала тууга мөмкинлек бирәчәк. Без демографик вазгыятьтә хәл катлаулы булуын аңлыйбыз», — диде.
Министр абортларны киметү һәм балага уза алмауны дәвалау нәтиҗәсендә, туу күрсәткечен арттырырга тырышуларын билгеләп узды. Былтыр Татарстанда 13 меңнән артык аборт теркәлгән, соңгы алты елда абортлар 42 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз