Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Садыйков Дума сайлауларында тавыш бирде һәм вакцинация кабинетын карады
Ул сайлау участогына балалары белән килде, алар да тавыш бирде.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген, 19 сентябрь көнне, РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның соңгы көне уза. Казан мәктәбендә сайлау участокларының берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тавыш бирде. Ул сайлау комиссиясе участогында санитар нормаларны бәяләде, грипптан һәм коронавирустан вакцинация кабинетын карады.
«Без бүген гражданлык бурычын үтәдек. Участокка килеп тавыш бирдек. Без сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасында безнең мәнфәгатьләрне яклаячак депутатлыкка кандидатларны сайладык», — диде ул.
Ул сайлау участогына балалары белән килде, алар да тавыш бирде. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, сайлауларда кешеләр үзенең, шулай ук илнең һәм республиканың киләчәген билгели.
Тавыш бирү процедуралары тәмамлангач, сәламәтлек саклау министры сайлау участогында вакцинация кабинетына узды.
«Күп кенә участокларда грипптан һәм коронавирустан вакцинация пунктлары бар. Сезон башланды. Кем монда прививка ясатырга тели, поликлиникалардагы кебек үк сыйфатлы вакцина алачак», — дип өстәде Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз