news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков Дәүләт Советына сайлауларда Бөгелмәдә тавыш бирде

Тавыш бирү көнендә Бөгелмәдә сайлау участокларында телгән кешеләргә гриппка каршы бушлай вакцинация ясау оештырылган иде.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда Бөгелмәдә тавыш бирде. “Юность” спорт комплексында урнашкан №1109 сайлау участогына ул район башлыгы Линар Закиров белән килде. Бу хакта “Бугульминская газета” яза.

“Бүгенге көн республика халкы өчен зур әһәмияткә ия. Барлык аңлы һәм социаль актив гражданнар Дәүләт Советы депутатларын сайлап, Татарстанның киләчәген билгели”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы. Ул Бөгелмә халкының сайлауларда актив катнашуын да билгеләде.

Бөгелмә мэры Линар Закиров Республика парламентына “халык яклы – Татарстан яклы булуларын конкрет эшләр белән күрсәткән чын профессионаллар” килүен теләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100