news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде

“Ул актив депутатларның берсе иде”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләренннән вакытыннан алда азат ителде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Дәүләт Советы депутаты булудан туктады. Бу карарны бүген Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар хуплады.

Марат Садыйковның вәкаләтләре вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды. Бу - Садыйковның күптән түгел сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнүе белән бәйле. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарында эшне берьюлы алып бару рөхсәт ителмәвен билгеләп узды. “Ул актив депутатларның берсе иде”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин аны депутатлыктан җибәрү үзе өчен хәтта берникадәр кызганыч булуын белдерде.

Искәртеп үтик, Марат Садыйков Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкарды. 14 февральдә Татарстан Президенты Указы белән, ул сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot