news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков быел Татарстанда төзеләчәк медицина оешмаларын атады

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында Трансплантология үзәге барлыкка киләчәк.

Марат Садыйков быел Татарстанда төзеләчәк медицина оешмаларын атады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 2019 елда барлыкка киләчәк яңа медицина оешмаларын атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегия утырышында быел Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында трансплантология үзәге төзеләчәген әйтте. Бу нисбәттән, академик Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма органнар медицина тикшеренү үзәге белән килешү төзелгән.

Марат Садыйков быел Яр Чаллыда Республика клиник онкологик диспансерның филиалын һәм Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәген төзү бурычы торганын билгеләп узды.

Шулай ук, министр сүзләренчә, Казанда кан тамыры үзәге һәм кан әйләнеше бозылган авырулар өчен ике региональ үзәк ачылышы ниятләнә.

Казанда Сугыш ветераннары госпитале базасында региональ гериатрия үзәген ачу көтелә.

Быел районнар сәламәтлеге паспортын формалаштыру дәвам иттереләчәк . Амбулатор онкология ярдәменең 9 муниципальара үзәге төзеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100